Эльмира Зарипова Социаль хезмәткәр көне белән котлады

8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.

– Татарстан Республикасында социаль учреждениеләрнең күп функцияле челтәре эшли, максатчан программалар гамәлгә ашырыла, яңа эш формалары һәм технологияләре кертелә. Бүген 117 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә 9,6 мең хезмәткәр эшли. Тармак белгечләре күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтәләр. Үз карамагындагылар өчен социаль хезмәткәр дус та, киңәшче дә, ышанычлы терәк тә.

Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, кадерле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Фидакарь хезмәтегез, игелекле, кайгыртучан һәм зур йөрәкле булганыгыз өчен мең рәхмәт. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык булсын!- диелә котлауда.

 


Фикер өстәү