Мәктәпләрдә өй эшләрен автомат тикшерү җайга салыначак

Россиядә цифрлы белем мохитен гамәлгә кертү нәтиҗәсендә өй эшләрен мәктәпләрдә автомат тикшерү җайга салыначак. Бу хакта, Россия Мәгърифәт министрлыгы мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

Әлеге яңалык укытучыларның кәгазь эшен киметер дип фаразлана. Өй эшләре электрон платформада укытучыдан башка гына тикшереләчәк. Моннан тыш һәр бала, сыйныф һәм һәр мәктәп буенча хисаплар автомат рәвештә тупланып барачак. Цифрлы белем мохите шулай ук һәр укучыга белем бирү өчен аерым план төзү мөмкинлеге дә бирәчәк.

Узган ел азагында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар нигезендә, төбәкләрдә 2020 елның 10 декабреннән 2022 елның 31 декабренә кадәр цифрлы белем мохитен гамәлгә кертү буенча эксперимент уздырылып килә. Аның төп максаты – Россиянең барлык почмакларында сыйфатлы белем бирүгә тигез шартлар тудыру.


Фикер өстәү