Казанда машина бәрдергән ике җәяүленең берсе үлгән

Кичә Казанның Бодаренко һәм Волгоград урамнары киселешендә автомобиль йөртүче зебрада ике җәяүлене бәрдергән.

Борылырга җыенган вакытта машина йөртүче идарәне югалтып, башта ике җәяүлене, юлдан чыгып, тимер корылмаларны бәрдерә, аннары бинага килеп бәрелеп туктый.

Һәлакәткә юлыккан 56 яшьлек ир авыр хәлдә Казанның 7нче хастаханәсенә озатыла, соңрак аның үлүе мәгълүм.


Фикер өстәү