Россия 8 ил белән авиаэлемтәләрне торгыза һәм рейслар санын арттыра

Россия 10 июньнән 8 ил белән авиаэлемтәләрне яңартып җибәрә һәм берничә дәүләткә рейслар санын арттыра. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабта шундый карарлар кабул ителгән.

Шулай итеп, 10 июньнән Австрия, Венгрия, Ливан, Люксембург, Маврикий, Мәгъриб һәм Хорватиягә илебездән даими самолет рейслары ачыла. Моннан тыш Албания белән чартер рейслары яңартылырга мөмкин.
Биредә, аерым алганда, Мәскәүдән Венага, Будапешт, Порт-Луи, Рабат һәм Загреб шәһәрләренә – атнасына ике, Бәйрут, Люксембург һәм Тиранага – бер рейс ясалачагы турында сүз бара.
Моннан тыш 10 июньнән Беларусь белән чартер рейслар саны арта. Мәскәүдән Минскига очучы самолетлар саны атнасына 10га җитәчәк. Бер үк вакытта Полоцк и Гомельдән башкалага көндәлек тимер юл рейслары яңартыла.

Шулай ук Греция, Азәрбәйҗан, Әрмәнстан, Катар, Узбәкстан һәм Таҗикстанга, Мисыр һәм Сербиягә даими авиарейслар саны арта. Ниһаять, Мәскәү – Мюнхен (Германия) маршруты буенча да очышлар яңартыла.


Фикер өстәү