Ростуризм Төркиягә алынган турларны алмаштыру вариантларын әйтте

Төркиягә очышларны чикләүне 21 июньгә кадәр озайтканнан соң Ростуризм турагентлыклар һәм сәяхәтчеләр өчен әлеге илгә алынган турларны алмаштыру вариантларын тәкъдим итте. Бу хакта Ростуризмның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство түбәндәге вариантларны тәкъдим итте: ял срокларын үзгәртмичә альтернатив юнәлешләр сайлау, туроператорлар өчен акчаны саклап калып, ялны башка уңайлы көннәргә күчереп һәм башка урынга алмаштырып ял срокларын күчерү һәм ике якның да мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә торган башка мөмкинлекләр

Ростуризмда әйтүләренчә, алда санап кителгән вариантлар барысы да туристик продукт турындагы килешү шартларына туры килә. Аны үзгәртү бары тик гамәлдәге «Россия Федерациясендә туристик эшчәнлек нигезләре» турындагы федераль закон буенча ике якның килешүе нигезендә генә үзгәртелә ала.

Алдарак Төркия белән авиарейсларны вакытлыча чикләү 21 июньгә кадәр озайтылды дип хәбәр иткән идек.


Фикер өстәү