Нәселең кем, коронавирус?

 Соңгы көннәрдә COVID – 19 белән бәйле тикшеренүләр яңа яссылыкка чыкты. Әйе, Кытайдан куркыныч чир тарала башлау белән үк, аның кеше иҗаты җимеше булуы ихтималлыгы турында дәлилле фикерләр шактый ук киң таралган иде.

Дөнья лидерлары арасында да аның ясалма сугыш коралы икәнлеге турында әйтүчеләр булгалады. Әмма рәсми рәвештә Кытайдагы Ухань лабораториясен пандемиягә старт бирү мәйданчыгы итеп танудан тыелдылар. Бу мәсьәләдә дипломатия дә, икътисад та, сәясәт тә бергә килеп төйнәлделәр. Кайда чын, кайда ялган икәнен аеру кыенлашты. Фейклар бик күп таралды, махсус пропаганда чаралары эшкә җигелде. Әмма дөнья сәясәтенең югары катлавы бүген гаепләнүчеләр эскәмиясенә кытайлы сәясәт элитасын утырту тарафын каера башлады. Бигрәк тә Американың һәм Британиянең разведка хезмәтләре вирусның ясалма  булуына ышандыру ягына бастылар. Күп кенә галимнәр моны раслаучы дәлилләр китереп чыгыш ясый башлады. Әйтик, британ профессоры Ангус Далглиш һәм норвег вирусологы Биргер Соренсен коронавирусның лаборатория өстәленнән качкан «ерткыч» булуы хакында ышанычлы дәлилләре барлыгын әйттеләр һәм аларның сүзләрен бөтен дөньяның рәсми мәгълүмат чаралары таратты.

Бик ышанычлы чыганаклар Ухань лабораториясендә эшләүче галимнәрнең берсенең хатыны 2019 елның декабрендә үк, ягъни беренче рәсми хәбәрләр күренүдән байтак элек, COVID – 19 йоктыру сәбәпле үлде дигән хәбәрләр тараталар. Коронавирусның чыгышын тикшергән АКШ Дәүләт департаменты җаваплы хезмәткәре Дэвид Эшер Кытай хакимиятләре хатынның нидән үлүен белгәннәр, әмма вирусның кешеләр арасында тарала башлау ихтималлыгын яшергәннәр (яисә кире какканнар) дип бара. АКШ Конгрессындагы разведка буенча республикачылар комитеты да 19 майда инфекциянең лаборатор чыгышы турында дәлилләр булуын белдерде.

Бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: соңгы егерме елда бу Кытайдан тарала башлаган өченче пандемия. Коронавируслы чир торган саен куркынычрак төс ала бара. Әйтик, 2000 еллар башында типик булмаган пневмония таратучы вирус таралып, безгә кадәр үк килеп җитә дә алмады. Ә менә 2010 елда таралган дуңгыз гриппы шактый ук иләде безне.  COVID –19 исә үзенең элгәрләрен күп тапкыр уздырды. Бу юлларның авторы якыннан белгән берничә кеше аның корбаны булдылар инде.

Техас балалар хастаханәсенең Вакциналар эшләү үзәге директоры Питер Хотез коронавирусның хәзерге вариантының нәселен төгәл ачыкламасак, безне тагын да куркынычрак COVID – 26, COVID – 32 белән очрашу хәвефе көтүен әйтеп шомландыра. Microsoft компаниясенә нигез салучы Билл Гейтс та озакламый коронавирусның хәзергесеннән ун тапкыр дәһшәтлерәк төре таралачагын игълан иткән иде инде.

Әлегә дөнья лидерлары  COVID – 19 белән бәйле вазгыятьне Кытайга басым ясау өчен файдаланырга тырышалар. 16 июнь очрашуында Байден Путинны аларга каршы бердәм көрәш башларга күндерергә тырышачак дигән мәгълүматлар бар. Сүз икътисади һәм сәяси басым ясап, Кытайның технологик үсешен һәм икътисади алгарышын туктату турында бара. Көнчыгыш гиганты дөньякүләм лидер урынын дәгъвалый һәм бу, чынлап та, киләчәк дөнья өчен зур куркыныч тудыра.

                            Рәшит Фәтхрахманов

Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү