Мылтыксыз булмый. Хәзергә…

1 июньдә парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында «Корал турында» федераль законга үзгәреш кертү мәсьәләсе тикшерелде. 11 май көнне Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале хәлләрдән соң Татарстан парламенты дәшми кала алмый иде. Депутатлар утлы корал әйләнеше турында федераль законны камилләштерү кирәген Россия җитәкчелегенә һәм Думасына җиткермәкчеләр. Мөрәҗәгать киләсе атнага Дәүсовет сессиясе утырышында хупланырга тиеш.

Үзен һәм шәхси милкен саклау өчен гражданнарга корал өләшү, бер уйлаганда, изге максатны күз алдында тота кебек. Заман, рухи кыйммәтләр шактый ук дәрәҗәдә үзгәрде һәм мылтыксыз булмый, ахрысы. Интернеттагы мәгълүматларга ышансак, бүген илдә 6,6 млн берәмлек утлы корал бар, ул – 3,9 млн тирәсе кеше кулында. Димәк, кайберәүләрдә утлы корал берничә данә.

Халыкка мылтык өләшү, гомумән, кирәкме соң? Бу хакта бәхәс һаман да бара әле. Берәүләр, кирәк, ди. Рәсми рәвештә теркәлгән корал кулланып кылынган җинаятьләр соңгы 15 ел эчендә нибары 0,5 процентка гына арткан, ди. Коралы булган һәр 40 мең кешенең берсе генә закон боза икән. Бу саннар дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры киләдер, әйтү кыен. Әмма корал сатуны, аны законсыз куллануны тулысынча контрольгә алу мөмкин эш түгел. Бу хакта депутатлар да шикләнә. Әмма гражданнарга корал сатуны бөтенләй тыю турында хәзергә сүз катучы юк. Ә менә законга үзгәреш кертү кирәк, диләр. Мәсәлән, утлы корал гражданнарга гамәлдәге законда язылганча, 18 яшьтән түгел, ә 21 яшь тулгач кына сатылырга тиеш. Ни өчен? Чөнки, бу яшьтә кеше утлы корал сатып алу, саклау һәм куллануда зур җаваплылык сизәчәк. 21 яшьтә акыл тулысынча керәдерме-юкмы, анысы – башка мәсьәлә, әмма законга мондый төзәтмә кертүнең яхшыга булачагы билгеле. Моңа өстәп, корал сатып алырга теләүченең психикасында берәр тайпылыш бармы-юкмы икәнен дә бик җентекләп тикшерәчәкләр. Психодиспансерда исәптә тору-тормау гына мәсьәләне хәл итми.

Закон проектында бер искәрмә бар үзе. Бу таләпләр хәрби хезмәттә булган һәм хәрбиләштерелгән дәүләт оешмаларында эшләгән, хәрби дәрәҗәсе яисә махсус дәрәҗәсе һәм юстиция чиннары булган гражданнарга кагылмый. Тагын бер ташлама Төньякта, Себердә, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләрнең эшчәнлек рәвеше белән бәйле. Монда аучылык белән профессиональ шөгыльләнүче аз санлы халыклар күз алдында тотыла. Аларга корал сатып алу яшен субъектларның закон чыгару (вәкиллекле) органнары билгеләячәк.

Гражданнарга лицензия алу өчен таләпләрне кырысландыру турында фикер дә бар. Таләпләр коралның төренә карап үзгәрергә дә мөмкин.

Бүген теркәлгән утлы корал саны буенча Россия дөньяда тугызынчы урында икән. Шул ук вакытта Бөекбритания һәм Австралиядә гражданнарны әкренләп-әкренләп корал йөртүдән мәхрүм итә бару турында да сүзләр йөри. Кем әйтмешли, Австралия кайда да без кайда инде. Хәзергә Россиядә кырыс законнар булу кирәктер. Депутатлар белми генә сөйләмәс.

Риман Гыйлемханов

Фото: guardinfo.online


Фикер өстәү