Татарстан Президенты суыткычлар җитештерү буенча “акыллы” заводка нигез ташы салуда катнашты

Haier Smart Home заводын ачу 2022 елның II кварталына планлаштырылган. Проект нигезендә суыткычлар җитештерү буенча – 1, суыту камералары җитештерү буенча – 2 линия булдыру күздә тотыла. “Акыллы” заводның гомуми егәрлеге елына 1 миллионнан артыграк берәмлек техника җитештерү мөмкинлеге бирәчәк.

Haier үзенең тәүге проектлары белән Татарстанга 2014 елда килде. Компания республикада 7 ел эшләү дәверендә өч завод төзеде, 10 миллиард сумнан артыграк инвестиция җәлеп итте, якынча 1500 эш урынын булдырды.

“Үзләренең производстволарын Татарстанда урнаштырган өчен компания җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә”, – дип билгеләп үтте Президент үзенең сәламләү сүзендә.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елда Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы башлыкларының күз алдында Татарстан территориясендә “акыллы” завод төзү турында меморандум имзаланганган иде.


Фикер өстәү