Казанның 175нче гимназиясеннән 500дән артык укучы Анапа шифаханәсендә ял итәчәк

Балаларны педагоглар, психологлар, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре озата барачак.

Татарстан Яшьләр министрлыгына Казанның 175нче гимназиясендә укучыларның ата-аналарыннан Анапа шифаханәләрендә бушлай ял итүгә 546 заявка алынган инде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Май аенда һөҗүмгә дучар булган гимназиядән 500дән артыграк баланы диңгез яры буенда ял иттерү планлаштырыла. Матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, алар 13 июньдә, 4 июльдә һәм 25 июльдә Анапа шифаханәләренә юл тотачак.

Балаларны Кара диңгез буена квалификацияле педагоглар, психологлар, медиклар һәм транспорт полициясе хезмәткәрләре озатачак. Шифаханәдә исә укучылар белән Кубань педагогия университетының “Кеды” педагогик отряды эшлиячәк.

Исегезгә төшерәбез: Miracleon курортының 175нче мәктәп укучыларына Анапада “Жемчужина России” балалар шифаханәсендә ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгытуга юлламалар бүләк итәчәге турында хәбәр ителде.


Фикер өстәү