22 ел хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Хәмит Баязитов: «Өстәл сугып кына бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый»

Егерме ике ел туган авылында – Балтач районының Арбор авылында хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Хәмит Баязитов – бик кызыклы әңгәмәдәш. Эшли башлаган елларыннан беләм. Ул чакта нинди гади булса, хәзер дә шундый булып калды. Авылдашлары да янына килеп сүз катарга, фикер әйтергә, нәрсәдер сорап керергә куркып яшәмәде. Мактап язарлык эшләре булса да, ул ничектер гел күләгәдә калырга яратты. 60 яшьлеген дә тыйнак кына үткәреп җибәрде. Аның белән хуҗалык итү, җитәкчелек принциплары турында сөйләштек.

– Армиядән соң ул чактагы «Ударник» колхозында – бригадир, 14 ел шофер булып эшләдем. Аннан мине юллар идарәсенең Чепья бүлекчәсенә җитәкче итеп куйдылар, – дип башлады ул үзе белән таныштыруны. – Анда эшләгән өч ел мине бик күп кешеләр белән таныштырды, күп нәрсәгә өйрәтте. Ул еллар район тарихында иң күп асфальт чыгарылган, иң күп асфальт җәелгән еллар булды. Безнең участокта гына да елына 46 мең тонна асфальт чыгардык. Аннан рәис итеп куйдылар. Миңа кадәр ике рәис тә икешәр ел гына эшләгән иде, мине дә шул ике елга куялардыр дигән идем. Чират уздырырга кергән җирдән 22 ел эшлим инде.

– Юллар идарәсе – бер юнәлеш, колхоз – бөтенләй башка тармак. Эшләп китү җиңел булмагандыр…

– Икенче юнәлеш булу бәлки әллә ни авыр да булмас иде, әмма хуҗалыкта терлекләргә ашатырга салам да юк иде… Миңа хуҗалыкны тапшырганда басуда унбер эскерт бар дигәннәр иде, берничә көн эчендә күрше колхоз  аларны тарттырып, ташып куйган булып чыкты. Басудан югалган эскертләрне эзләп йөрмәдек инде, салам табу чарасына керештек. Колхозның алачакларына да салам эзләп алдык. Райондагы икенче бер хуҗалык җитәкчесе, әнә шул бирәчәккә дип, бер килограмм саламны 6 сумнан сатып бирде. Ашлыктан да кыйммәт иде бу! Рәхмәт яусын, ул чактагы «Якты юл» колхозы рәисе Хәмит Гәрәевич салам белән «терәде». Менә шунда мин үз-үземә сүз биргәндәй әйттем: исән-сау эшли калсам, хуҗалыкны башка салам, сенаж эзләп йөрерлек итмәм, дидем. Фуражны әле алып кайтырга да, азрак бирергә дә була, ә менә саламны… Ул миңа шулкадәр газаплы, шулкадәр әрнеткеч  булып кереп калган. Шөкер, моңа кадәр сүземдә тора алдым. Без шул сәбәпле  электән терлек азыгы культураларын күбрәк үстердек. 2010 елгы корылыкны да фәкать шуңа гына җиңелрәк кичердек дип уйлыйм.

– Саламы да булмаган хуҗалыктан ниндидер күрсәткечләр көтү могҗиза булыр иде, билгеле. Юкса, ул елларда көздән саламны ут төртеп яндыралар гына иде бит…

– Ул җәйгә, дөрестән дә, бик авырдан чыктык. Йөрим дисәң – машинасы, машинага бензин салырга акча да юк вакытлар иде. Шөкер, ул чорлар үтте. Башка андый авыр чаклар булды димәс идем. Егерме ике ел эчендә аз эшләнмәде. Техникалар яңартылды, төзелешләр, ремонтлар күп булды, бөтенесен яңадан эшләп-төзәтеп чыктык дисәң дә була.. Ни дисәң дә, ике дистә ел аз вакыт түгел…

– Һәр җитәкче үз командасын булдырырга тиеш дигән язылмаган бер кагыйдә яши…

– Алыштырам дип махсус эшләнмәсә дә, булды андый үзгәрешләр. Китүчеләр дә, кабат кайтучылар да булды, яңалар да килде. Әйтәм бит, аз вакыт түгел. Күп еллар инде төп команда үзгәрешсез дисәң дә була, күбесе үзебезнекеләр, Чепья җирлегендәгеләр. Аңлашып эшлибез. Аларның фикерен тыңларга, киңәшләшеп эшләргә тырышам. Ни дисәң дә, җитәкче кушканга гына эшләү ул плюс өчен генә эшләү кебек, ә инде үзе әйткән фикер буенча эшләнсә, аңа ул җаваплылык та өсти.

– Бер генә авылның аерым бер хуҗалык булуының  үз өстенлекләре, минуслары бардыр инде…

– Билгеле. Бер яктан, компактлы, бөтен нәрсә күз алдында, контрольдә. Икенче яктан, бер генә авыл булганлыктан, кадрлар белән проблемалар күбрәк була. Шактый авыр вакытлар булды. Әмма хәзер хәл ул кадәр авыр димәс идем. Үзебез дә кайтабыз, эшкә киләбез дигән кешегә мөмкинлекләр булдырырга тырыштык. Аларга авылдагы нормаль хәлдәге буш торган йортларны сатып алып бирдек. Хезмәт хакыннан җайлап түләп, ул йортларны үзләренеке иттеләр. Алты шундый яшь гаилә кайтты. Чит-ятлар түгел. Ире, я хатыны – безнең авылныкылар. Киленнәр, кияүләр дә үзебезнеке булып бетте инде. Бик сөенечле хәл, билгеле. Алар бит яшь гаиләләр, һәркайсында – икешәр-өчәр бала. Эшләрен дә булдырып эшлиләр. Дүрт гаиләне хөкүмәт программасы буенча яңа өйләргә кертергә җыенабыз. Кайтсыннар, килсеннәр генә. Без читләргә дә каршы түгел. Ике урамга, өй салам диючеләргә, газ, су китереп, әзерләп куйдык. Бу яктан авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин белән икебез бер фикердә, бер нияттә эшләгәч, бик уңай. Ул да бит шушы авыл егете.

– Үз авылыңда җитәкче булып эшләү шулай ук ике яклыдыр?

– Авыр димәс идем. Бөтен кешене беләсең, алар да сине белә. Пенсиягә чыккач та бу авылдан беркая китмәячәгеңне белү, билгеле, җаваплылык өстидер. Шөкер, моңа кадәр авылдашлар белән килешеп, аңлашып эшләдек. Өстәл сугып кына бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый, син аларны аңларга тырышмасаң, алар да сине аңламыйдыр инде. Авыл кешесе шулай күнеккән: гомер буе колхоз белән яши бит инде ул. Кемгә, кая барсыннар?! Акча кирәк булса да, башка ярдәм кирәк булса да, безгә киләләр. Кассада акча юк вакыт булса, кемнәндер алып торып булса да, бирәбез. Кешегә юк дип әйтүдән дә авыры юк. Соңгы елларда сыер сораучылар шактый артты. Бездә болай да терлекне бик күп асрыйлар, мөмкинлек булдырырга тырышабыз. Ел саен 15–20 сыер сатып бирәбез. Плюс бозаулар. Баш санын үзебезгә дә арттырырга кирәк, дип, борып чыгармаска тырышабыз.

– Авылдан чыккан күренекле якташлар белән бик тыгыз элемтәдә яшәүче сирәк авылларның берседер Арбор… Бу әйбер дә ике яклыдыр, сезнең тарафтан аларга кешелекле мөнәсәбәт булмаса, алар да үз авыллары турында шулай җан атып кайгыртмаслар иде кебек тоела.

– Без үзебез дә бу хезмәттәшлеккә бик сөенәбез. Барысы да авылда мәчет төзелүдән башланды дисәң дә була. Ул чакта барыбыз бергә җыелыштык та, нәрсә эшләп була, кем нәрсә эшли ала, дип сөйләштек. Менә шуннан бирле әлеге якташларның идеяләре, матди ярдәмнәре белән авыл өчен бик күп игелекле гамәлләр тормышка ашырылды. Билгеле, читләрдән генә ярдәм көтеп тормыйбыз, авылда булган барлык эшләргә хуҗалык та ярдәм итә. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, мәчет… барысы да гөрләп эшләсен өчен мөмкинлекләр тудыру безнең өстә. Мәктәпкә программа нигезендә спорт мәйданчыгы төзелде, аңа 500 мең сумлык ярдәм күрсәттек, мәчетне төзекләндерүдә алдагы елларда ярдәм иткән идек инде, быел 6х9 метрлы янкорма төзедек, эчке эшләре генә калып бара.

– Бераз гына эш күрсәткечләре турында сөйләшмәсәк, әңгәмәбез тулы булмастыр…

– Игенчелектә күп еллардан бирле тотрыклы эшлибез, районда алдынгы урыннарда барабыз. Сөтчелек буенча да соңгы елларда алга китеш сизелә. Үткән ел, мәсәлән, алдагы елга караганда 575 тонна сөт артык җитештерелде. Ит җитештерү буенча да районның уртача күрсәткеченнән өстәрәк барабыз. Ел саен 12–13 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре алып барабыз, алынган техникалар белән бергә 20 миллионнан да ким булмый. Быел бер азык, бер ашлык комбайнына акча түләп куелган, тагын берне лизингка алырбыз, дибез. Комбайннар очсыз түгел, берсе 11,5 миллион сум тора… Зур комплекслар салмасак та, җирләребез аз, хуҗалык кечкенә булганлыктан, безгә алар отышлы да булмас иде, малларның бер өлешен бәйсез асрауга күчердек, заманча технологияләрдә дә артта калмаска тырышабыз. Компьютерлар, махсус программаларның үзебезнең хуҗалыкка туры килә торган вариантларын кулланабыз. Азык цехлары булмаса да, миксерлар, азык тараткычлар, компьютерлашкан программалар белән эшлибез. Терлек көтүе белән электрон идарә итү һәм электрон басу системасы проектларын гамәлгә кертергә җыенабыз. Бу юнәлешләрдә уңышлы эшли алырлык белгечләребез дә бар, шөкер.

Гөлсинә Хәбибуллина

Автор фотосы


Фикер өстәү