Татарстан шифаханәләрендә ял итүчеләр быел 32 процентка арткан

Мәскәүдә Россиянең иң яхшы 100 шифаханәсен ачыкладылар. Әлеге рейтингта Татарстаннан “Бәкер” шифаханәсе – 53нче, «Шифалы су – Ижминводы» – 76нчы, «Радуга» на 88нче урынны алган. Бу хакта Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Быелның беренче алты аенда Россиядә шифаханәдә ял итүчеләр саны 10 процентка арткан. Татарстанда әлеге күрсәткеч 32 процентны тәшкил итә. Республика бары Мәскәү өлкәсеннән генә калыша.

Татарстанда шифаханә һәм курорт оешмаларының керемнәре дә арткан. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 26 процента артып, 1,9 млрд. сумга җиткән. Арту күрсәткече буенча Татарстан бары Алтай краеннан гына калышып, исемлектә икенче урында урнашкан.

Туклану, яшәү һәм сәламәтләндерү процедураларын да кертеп, республика шифаханәләрендә бер тәүлек тору бәясе, уртача алганда, 2940 суга төшкән. Краснодар краенда әлеге сумма – 3240, Стапровольдә – 3674, ә Алтайда 4060 сумны тәшкил итә.


Фикер өстәү