Татарстанда бер ир балигъ булмаган баласын ач тоткан һәм коточкыч шартларда яшәткән өчен хөкем ителә

Алабугада яшәүче 58 яшьлек иргә суд каршына басарга туры киләчәк. Ул үз баласын ач тотып, физик һәм нерв-психик үсешендә тоткарлыкка китерүдә гаепләнә. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү фаразлавынча, ваемсыз әтисенең гамьсезлеге аркасында бала 2009 елдан бирле антисанитар шартларда яшәгән. Ир-атка каршы «балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таныган.


Фикер өстәү