Мәктәпләрдә иминлек таләпләре көчәйтелә

Казандагы фаҗигадән соң илдәге барлык мәктәпләрнең иминлеге тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре террорчылыкка каршы яңа таләпләрдә чагылыш табачак. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов РИА «Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

Министр билгеләп үткәнчә, ведомствоара эш төркеме террорчылыкка каршы яңа таләпләрне эшли башлаган да инде, анда барлык тәкъдимнәр исәпкә алыначак. «Укучыларның иминлеген иң югары дәрәҗәдә тәэмин итәрдәй таләпләр куелачак», – дигән Кравцов.


Фикер өстәү