Балтырганны җиңеп булырмы?

Бу тема матбугат битләрендә әледән-әле күтәрелә. Халыкны борчыган әлеге мәсьәлә турында безнең дә беренче язуыбыз түгел. Тик, ни кызганыч, проблема һаман бар. Алай гына да түгел, Татарстанда балтырган үсә торган мәйданнар саны елдан-ел арта. Моның сәбәбе нидә? Әлеге агулы үсемлек белән көрәш ни өчен тиешле дәрәҗәдә алып барылмый? Без шул сорауларга ачыклык кертергә тырыштык. 

Әрсез һәм усал үлән   

Балтырганның ни дәрәҗәдә агулы үсемлек икәнлеген язып, аңлатып торырга кирәкмидер дә, шулай да тагын бер кат искә төшерү зыянлы булмас. Россельхознадзорның фи­то­санитар һәм орлык сыйфаты күзәтчелеге, орлык тикше­рү бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров сөйләвенчә, июльдән августка кадәр чәчәк атып, орлыклары июльдән сентябрьгә кадәр өлгерә торган балтырганның агулы матдәләре кеше яки терлек тиресенә эләккән очракта тәнне пешерә. Саклану чарасын күрмәгән очракта, пешү бик каты булырга, 3–6 айга кадәр сузылырга мөм­кин. Шу­ңа күрә балтырган­ның нәрсә икәнен белүчеләр, тәнгә согы тигән очракта, тизрәк юып төшерә, әлеге зарарланган урын кояш нурлары белән тагын да азып китмәсен өчен сак­ланырга тырыша. Балтыр­ган­ның согы күзгә керсә, аеруча куркыныч икән, ул кешене сукыр калдырырга да мөмкин. Аның зыяны кешеләргә генә түгел, табигатькә дә зур. Балтырган үскән җирнең көче бетә, ди белгечләр.

Шунысы бик начар: балтырган бик тиз таралып, ул биләгән җирләр елдан-ел арта. Моның шулай икәнлеген аңлар өчен, саннарга күз салу да җитә. «Россельхозцентр»ның Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиткергән мәгълүматлар буенча, узган ел республиканың 29 районында әлеге агулы үсемлек биләгән мәйданнар күләме 1,2 мең гектарга җиткән. Ә бит 2012 елда мондый җирләр – 109, 2018 елда 600 гектар булган.

Хәзерге вакытта балтырганнан аеруча Биектау, Балтач, Арча, Түбән Кама, Питрәч районнарында һәм Казанда яшәүчеләр иза чигә.

Фәния Әхмәтҗанова фотосы

Биектау районының Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров сүзләре буенча, балтырган шушы җирлеккә караган өч авылда 80–90 гектар мәйданны били.

– Бу проблема авыл халкын бик борчый. Җитди зыян күрмәсәләр дә, үләннең агулы согыннан ел саен тәннәре янган кешеләр була. Балалар балтырган янына килмәскә тырыша. Хәзер аларның нинди зарар салырга мөмкин булуын һәркайсы белә инде, – ди ул. – Кешеләр мөмкин булганча, булдыра алганча көрәшә анысы. Үз территорияләрен чистартып, чабып торалар. Тик бу агулы үсемлек бөтен авыл территориясендә, елга буйларында, чокыр-чакырларда үсә. Шунлыктан үз көчебез белән генә җиңә торган түгел.

Җитәкче шушы көннәрдә балтырганга каршы көрәш өчен республика бюджетыннан акча күчерелгәнлеген әйтте. Тик әлегә бу эшләрне башкарасы оешма билгеләнмәгән.

– Техникасы, сиптергече, сулыкларга якын булган урыннарда эшләр өчен кешеләре, дөрес химикатлары булган оешма белән килешү төзисе була инде. Табылыр ул. Бәлки районга бер оешма булыр, – диде Тәлгать Сабиров. – Акча белән бәйле эшләрне тәмамлагач, бу атнада хәл итеп бетерербез дип уйлыйм. Ничек кенә булса да, быел бу эшләрне башкарып чыгасы иде инде. Эшкәртмәсәк, киләсе елга тагын да артачак алар. Узган ел үз көчебез белән генә эшкәрткән идек тә, аның нәтиҗәсе әллә ни куандырырлык булмады шул. Бу эштә көчле белгечләр кирәк.

 Көрәшү файдасыз?

Хәер, махсус оешма белән эшләү талпынышы 2019 елда да булган иде инде. Ул чагында чүп үләнгә каршы көрәшү өчен дәүләт программасы эшләнеп, бюджеттан 10 млн сум бүлеп бирелде. Тик «Казыли» сәүдә йорты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшне ахырына кадәр башкарып чыга алмады. Төп сәбәп бу зәһәр үсемлек каршында көчләрнең тигез булмавында иде.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безгә тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, быел балтырганга каршы көрәшү өчен 21 млн сум акча бүлеп бирелгән. Тик узган елгы тәҗрибәләрне истә тотып, белгечләр табылырмы икән соң, дигән шик керде күңелгә.

«Россельхозцентр»ның Татарстан буенча филиалы белгечләре аңлатуынча, балтырган ике тапкыр эшкәртелергә тиеш. Май ахыры – июнь башында химик һәм механик эшкәртү узса, җәй уртасында гербицидлар ярдәмендә яки кулдан эшкәртелә. Тәлгать Сабиров белән сөйләшү вакытында аңлашылганча, иң кадерле вакытлар кулдан ычкындырылган. Аның фикеренчә, балтырганга каршы көрәшне иртә яздан ук башларга кирәк.

– Балтырган да, башка үсемлекләр кебек үк, май айларында чыга башлый. Иң нәтиҗәлесе – аны чыгу белән эшкәртү. Хәзер алар биегәйгәннән-биегәя бара. Дымлы көнне хәтта 10 см үсәргә дә мөмкин. Бер елны Әлдермеш һәм Әбрә авылларында, эксперимент буларак, балтырган үсә торган җирләрнең бер өлешен көздән сукалаган идек. Ләкин яз көне яңадан чыкты. Орлыгы җитешкәнче чабарга тырышсак та, барыбер тишелеп чыга. Шуңа күрә бу эшләрне бертуктаусыз эшләргә, бер балтырганга каршы да берничә ел көрәшергә кирәк. Оешма табылган очракта, эшләрне тиз арада башкарып чыгарга туры киләчәк, – диде ул.     Гомумән алганда, быел әлеге чүп үләнгә каршы эшләр Татарстанның 181 гектар мәйданында башкарылган.

Балтырган иң нык таралган районнар исемлегендә Арча да бар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов әйтүенчә, аны чабып кына җиңә торган түгел.

– Кызганычка, ул бик тиз үрчи. Бездә дә балтырган үсә торган мәйданнар елдан-ел арта. Быел менә министрлык акча бүлеп бирергә тиеш. Шуны көтәбез. Ләкин аннан соң да башкарма комитетка аерым бер оешма белән килешү төзергә кирәк булачак. Моңа кадәргеләр әллә ни эш күрсәтә алмаганнар иде. Үлән минем үземнең бакчада гына булса, ничек тә көрәшер, тамырын чабар идем. Су буйларында, керергә бик авыр урыннарда үсә бит ул. Кемне генә чыгарасың анда?  – дип көрсенә Ринат Гатиятов.

Авыл хуҗалыгы җирләренә зыяны булмаса да, су буйларына, бакчаларга таралып, халыкка комачаулык итә, дип саный җитәкче:

– Балтырган болыннарны, су буйларын басып килә инде. Кешеләрнең, балаларның тәннәрен пешергән очраклар да бар. Көтүдәге сыерларның җиленнәрен дә яндырырга сәләтле ул үлән. Кирәкле культура түгел инде.

Әлеге үләннең ни дәрәҗәдә зарарлы һәм көрәшер өчен катлаулы (бәлки, мөмкин дә түгелдер) булуын Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев та раслады.

– Балтырган беркайчан бетмәячәк, чөнки аңа 300 метр якын килү куркыныч. Көрәшү юллары бар, әлбәттә. Тик алар нәтиҗәсез. Әгәр көнендә-сәгатендә эшләп каласың икән, өмет бар әле. Башкача булса – юк инде. Болай гына җиңә торган проблема түгел. Кызганычка, Авыл хуҗалыгы министрлыгы ул дәверне кулдан ычкындырды. Хәзер тулысынча бетерер өчен берни дә эшләп булмый. Бары тик арту тизлеген бераз булса да киметергә генә мөмкин, – диде Дәүләт Советы депутаты.

Балтырганны чистартканда истә тотарга кирәкле киңәшләр

  1. Балтырган сабакларын чәчәк атып бетергәндә һәм орлык формалашкан вакытта чабу тыела. Бу, беренчедән, бернинди дә нәтиҗә бирми, икенчедән, бүленеп чыккан согыннан пешәргә дә мөмкинсез. Чабылган үләнне сак кына бер урынга җыеп, яндырган очракта гына, аның таралуын киметергә мөмкин.
  2. Чабылган үләнне киптерергә калдырырга ярамый, чөнки хәтта мондый үсемлекнең дә орлыгы өлгерергә мөмкин.
  3. Үләнне орлыклары тулысынча җитлеккән вакытта да чабарга ярамый. Болай эшләгәндә алар җиргә коелып, бөтен территория буенча тизрәк таралачак. Ә җилле көне чапсагыз, әрсез үлән күрше мәйданнарга да «кунак»ка керергә мөмкин.

Җир кодексы буенча, әгәр җирләр юридик затка яки администрациягә карый икән, алар балтырганга каршы үзләре көрәшергә тиеш. Әгәр агулы үсемлек бакчада үссә, хуҗа кеше территорияне үзе чистартырга бурычлы. 2019 елда гамәлгә кергән үзгәрешләр буенча, бакчаларында балтырган үрчеткән өчен, бакчачыларга 300–500 сум күләмендә штраф каралган.

Зөһрә Садыйкова

Фото: ВТ архивыннан


Фикер өстәү