Путин: россиялеләр башка илләргә сентябрьдан иркенрәк бара алачак

Россиялеләрнең коронавируска иммунитет дәрәҗәсе якынча 60% ка җиткәч, алар сентябрьдан башка илләргә ирекле бара алачак. Бу хакта Россия президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) кысаларында ТАСС оештырган дөнья мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.

«Үзара сәфәрләргә килгәндә, <…> Европа илләрендә дә, бездә дә билгеле бер чикләүләр бар, — дип искәртте ул. — Сентябрьдә РФ халкы иммунизациясенең 60% дәрәҗәсенә җитәчәк».

«Шуннан соң гына безнең территориягә киңрәк керү турында сөйләшергә мөмкин булачак, һәм безнең гражданнар да башка илләргә, шул исәптән Европа илләренә иркенрәк йөри алачак».

«Әгәр Европа регуляторлары безнең вакциналар белән прививка ясаткан кешеләрнең Moderna яки Pfizer ны (компанияләр препаратлары) прививка ясаучылардан берни белән дә аерылмавын танысалар, начар булмас иде», — дип өстәде Путин.


Фикер өстәү