Погонлы чибәр өчен тавыш бирергә чакыралар

Россия УФСИН Татарстан буенча хезмәткәре Индира Фарсина “Мисс УИС” Бөтенроссия бәйгесендә катнаша.  Өлкән лейтенант анда 12 хатын-кыз белән көч сынашачак.

Төп эшеннән кала, Индира җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Шулай ук ул хәйрия белән дә шөгыльләнә. Авыр эпидемиологик вазгыятькә карамастан, ул эштән буш вакытында өлкәннәргә һәм инвалидларга азык-төлек һәм дарулар алып килгән. Моннан тыш, Индира ире белән бергә сукбай этләр приютына да ярдәм итеп тора. Тормышта да ачык, позитив кыз картиналар ясый, пианинода уйный, бадминтон белән шөгыльләнә.

Татарстан вәкиленә 7-11 июньдә Россия ФСИНның рәсми сайтында https://fsin.gov.ru/polls13/ сылтамасы аша кереп тавыш бирергә мөмкин.


Фикер өстәү