Мәктәпләрдә балаларга бушлай сөт эчертергә җыеналар

Хөкүмәт мәктәпләрдә балаларны федераль акча хисабына сөт белән тәэмин итү программасына ярдәм итү мөмкинлеген карый. Бу хакта вице-премьер Виктория Абрамченко РИА Новостига әңгәмәсендә хәбәр иткән.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый программа хәзерге вакытта илнең 10нан артык төбәгендә тормышка ашырыла. Сөт укучыларга өстәмә туклану буларак бирелә. Бу яшь буынның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Кытайда исә мондый программа – дәүләт дәрәҗәсендә гамәлдә. Башлангыч мәктәпне генә алсак та, бездә якынча 20 миллиард сум акча кирәк.


Фикер өстәү