Әлеге күләмдә тиз йөрешле һәм пассажир поездларының плацкарт, гомуми һәм утыру урыннары булган вагоннарында юл йөрү бәясе индексацияләнәчәк.
Автоматик рәвештә бәяләрнең артуы купе һәм СВ вагоннарындагы билетларга кагылмаячак, чөнки аларның бәясе динамик бәяләү кысаларында билгеләнә. Ул ихтыяҗга, сезонга, атна көненә һәм буш урыннар санына бәйле.
Соңгы елларда плацкарт һәм гомуми вагоннарда юл йөрү тарифлары берничә тапкыр күтәрелде. 2022 елда алар гыйнварда 4,3%ка һәм октябрьдә 6,5%ка, 2023 елда – гыйнварда 8,1%ка һәм декабрьдә 10,75%ка, 2024 елда – декабрьдә 11,6%ка, 2025 елда – тагын 11,6%ка, ә 2026 елда – гыйнварда ук 11,4%ка арттырылган иде.
Үз чиратында, тимер юл аша йөк ташу тарифлары 1 октябрьдән 8,5%ка индексацияләнәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез