«Объект Урта Кабан күле яр буенда төзәлергә тиеш. Безнең милектә ике җир кишәрлеге бар. Өстәмә рәвештә инвестиция проекты кысаларында тагын җир сорыйбыз. Тирә-яктагы территорияне төзекләндерергә, матур парк зонасы булдырырга тәкъдим итәбез», - дип сөйләде журналистларга «Дель-Транс-Агро» генераль директоры урынбасары, проект җитәкчесе Алексей Сучков.
Комплексның үзенчәлекләренең берсе – ял зонасы беренче яр сызыгында урнашачак. Инвесторның идеясе буенча, термаль комплекста ял итүчеләр парк территориясендә дә йөри алачак.
Инвестор билгеләп үткәнчә, объект дүрт-биш елдан да иртәрәк барлыкка килмәячәк. Техник документацияне әзерләүгә ике ел чамасы вакыт кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез