Якутиядән Татарстанга кунакка килүчеләр: «Салкыннан шүрләмәсәгез, килегез!»

Татарстанга Саха (Якутия) республикасыннан кунакка килгәннәр шулай дип үзләренә дәшеп калды. Казанның чисталыгы, һава торышының эсселеге таң калдырган кунакларны. Атна дәвамында алар безне нәрсә белән шаккатырырга җыена соң?

Татарстанда Саха (Якутия) көннәренең ачылыш 8 июньдә республика җитәкчеләре катнашында узачак. Ә 7 июньнән башлап 11 июньгә чаклы Казандагы Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкта «Якутиядә ясалган» күргәзмәсе эшләячәк. Татарстан халкына төньяк җирлек нәрсә белән дан тота, шуларны тәкъдим итәчәкләр. Балык, зәркән эшләнмәләре, кайнатма, чәйләр. Кызыгырлык һәм кызыктырырлык, кыскасы.

Якутиянең халык, Россиянең атказанган рәссамы Константин Мамонтов мамонтның казык тешләреннән эшләнмәләр ясап кәсеп итә. Тәүге тапкыр 10 яшьтә мамонт сөяген кулына ала. Катлаулы, чын мәгънәсендә ювелирлар эше белән мавыга ул. Мамонтның казык тешеннән эшләнмәләрне хәзер Якутиянең бренды дип тә атарга була, ди.

– Казан – искиткеч. Кичә экскурсия оештырдылар. Шәһәрнең чисталыгына гаҗәпләндек. Һава торышы да шәп монда, җылы, – ди Константин Мамонтов. – Кул эшләнмәләренә бәя гел югары булды. Менә чын мамонт сөягеннән ясалган сувенир – 4 мең сум, аю тешеннән саклагыч (оберег. – Ред.) арзанрак.

Балык белән сату итеп торучы Иннаның Татарстанга беренче килүе. Якутия халкы бик яратып ашый торган ысланган балыклар алып килгәннәр. Омуль балыгының килограммын – 1285, ряпушка дигәнен 900 сумнан саталар. Вакуумлы савытта телем-телем киселгән максун дигән балыклары – 215 сумнан. «Татарстан кешеләре нәрсә яратадыр, белербез инде хәзер. Омуль – кыргый балык, Лена елгасыннан тотылган. Тәме – искиткеч, – дип товарын мактады ул.

Татарларның чәй яратканын белеп килгәннәр бугай: Якутия табигате биргән байлыкларыннан ясалган кайнатма, чәйләре дә игътибарны җәлеп итәрлек. Иммунитет өчен файдалы булган чәйне 250 сумнан саталар. Нарат күркәләреннән кайнатманың бәясе – 375 сум. Моннан тыш урман җиләкләреннән төрле сироплар тәкъдим итәләр.

Хатын-кызларны исә алтын-көмеш, асылташлар белән бизәлгән зәркән эшләнмәләр кызыктырачак. Монда да бәя төрлелеге: иң арзан бизәнү әйбере – 900 сумлык каптыргыч (булавка. – Ред.) булса, иң кыйммәтлесе – көмеш йөзек. Анысы 63 мең 630 сум!

Салкыннан курыкмасагыз, ял итәргә килегез. Якутиягә чакырып, туристик берләшмә хезмәткәре бу якларның үзенчәлекләре турында сөйләде. «Бездә ялның нинди генә төре юк, дияр идем. 3, 17 көнлек турлар бар. Елга буенча йөзү, этнотуризм популяр. Җәен гадәттә шуларны сайлыйлар. Милли бәйрәмнәребезне күрергә халык күпләп килә. Бу да җәй чорына туры килә. Июнь-июль айларында бездә туристлар күп. Тур бәяләре 40 меңнән башлана», – дип сөйләде ул.

Тагын бер яңалык: ярминкәдә катнашып, бриллиант отарга мөмкин икән. Моннан тыш тагын берничә кыйммәтле бүләк уйнатылачак. Катнашу өчен, ярминкәгә килүчеләр 500 сумнан башлап берәр товар сатып алырга һәм махсус лотерея барабанына купонны салып калдырырга кирәк булачак. 11 июньдә җиңүчене билгеләячәкләр.

Татарстанда Саха (Якутия) көннәренең ачылышы 8 июньдә республика җитәкчеләре катнашында узачак. Төбәкара хезмәттәшлекне арттыруга бәйле чаралар да көтелә. Мәсәлән, башкалада «Якутия – Татарстан» төбәкара форумы узачак. «Туймаада» агрохолдингы «Агросила» һәм «Барс» компанияләре белән үзара тәҗрибә алмашу, алга таба хезмәттәшлекне арттыру өчен эшлекле очрашу оештырачак. Шулай ук башкала кунаклары «Бәхетле» һәм «Эдельвейс» супермаркет челтәрләре вәкилләре белән очрашып, Казандагы кибет киштәләренә товар китерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Якутия Эшмәкәрлек, туризм һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 11 июньдә төбәкләрдә сәүдә туризмын үстерү мәсьәләсен уртага салып сөйләшәчәк. Республика җитәкчеләре катнашында да очрашулар булачак.

Моннан тыш башкала кунакларга бик бай мәдәни программа да тәкъдим итә. Аның кысасында якут фильмнары, спектакльләре күрсәтеләчәк һәм күргәзмәләре оештырылачак. Тулырак мәгълүмат белән танышу өчен minkult.sakha.gov.ru сайтына керергә була.

Сүз уңаеннан, Якутиядән килгән кунаклар Рус теле көнендә дә катнашты. Алар шулай ук Габдулла Тукайның туган ягына сәфәр кылды.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү