Путин «Россия – спорт державасы» форумын Казанда уздыру турындагы карарны имзалады

«Россия – спорт державасы» форумы 2021 елның көзендә Казанда узачак. Россия Президенты Владимир Путин шул хакта боерыкны имзалады. Форум көннәре 8–10 сентябрьгә билгеләнгән.

Әлеге чара узган ел Екатеринбургта узарга тиеш иде. Пандемия аркасында аны күчерергә туры килде.

«Россия – спорт державасы» форумы беренче мәртәбә Татарстан башкаласында 2009 елда узган иде. Аннары әлеге чара Мәскәү, Саранск, Якутия, Чабаксар, Владимир өлкәсе, Ульяновск һәм Түбән Новгородта үткәрелде. Халыкара форум физик культура һәм спорт өлкәсе вәкилләре өчен фикер алышу өчен иң зур мәйданчык санала. Әлеге чара ел саен 300дән артык Россия һәм халыкара спорт тармагы вәкилләрен үзендә җыя.


Фикер өстәү