Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Яшенле яңгырлар вакытында җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +8-13, көндез 28 градус җылылык фаразлана.
Алдагы ике көндә дә кыска вакытлы яшенле яңгырлар, көчле җил көтелә. Төнлә 11-16, көндез 21-27 градус җылы булачак.
Фаразларга караганда, тотрыксыз һава торышы 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.