Татарстанда 36 градус эссе сакланачак

Иртәгә, 27 июньдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада кабаттан алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

Көнбатыштан талгын, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Бүген, 26 июньдә, җил тизлеге урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә 19-24, көндез 31-35 градус эссе булачак.

Метеорологларның якынча фаразларына караганда, дүшәмбе көнне, 28 июньдә һәм сишәмбе, 29 июньдә Татарстанда аномаль эссе һава торышы һәм яңгырлар, яшен, боз явуы, көчле җил булуы көтелә.

/Татар-информ


Фикер өстәү