Дәүләт ярдәмнәрен алу тәртибен аңлаттылар

Россиялеләргә дәүләт хезмәтләрендә социаль түләүләр алуны автомат рәвештә ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлаттылар. Социаль түләүләр алыр өчен хәзер өстәмә гаризалар язарга кирәкми.

Моның өчен порталга кереп, ризалык бирү һәм банк реквизитларын күрсәтү дә җитә. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Реквизитлар үзгәргән очракта, үзгәрешләрне он-лайн кертергә кирәк булачак. Яңа чара бала туу, пенсия яшенә җитү белән бәйле һәм башка дәүләт ярдәмнәренә кагылачак.


Фикер өстәү