«Ватаным Татарстан»га «Саха сирэ» газетасы баш мөхәррире килде

Редакциягә тәҗрибә уртаклашырга Якутиянең “Саха сирэ” газетасы баш мөхәррире Родион Кривогорницын килде.

Аны татар газетасының ничек яшәве, журналистларның материал туплау алымнары һәм башка бик күп мәсьәләләр кызыксындыра. Шуңа күрә ул “Ватаным Татарстан” газетасында бер эш көнен уздырырга карар иткән.

Сүз уңаеннан, татар белән якутны борчыган мәcьәләләр генә түгел, сүзләр, хәтта геройлар да уртак. Бу хакта тулырак – алдагы язмаларда.


Фикер өстәү