Ял көннәрендә республикада һава торышының начарлануы көтелә, бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
11-13 июнь көннәрендә Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге яңгыр вакытында секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 10-17, көндез 21-27 градуска кадәр җылы булачак.
Киләсе атнаның дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә төнлә 13-18, көндез — 24-29 градуска кадәр җылыбулуы көтелә.