Иң яхшы билингваль балалар бакчасы 500 мең сум белән бүләкләнгән

Кичә Казан шәһәре Совет районы 272 нче балалар бакчасында “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсының бүләкләү тантанасы булып узды.

Совет районы 272 нче балалар бакчасы 47 катнашучы арасында беренче унлыкка керде. Балалар бакчасы мөдире Вафина Гузәл Әнәс кызы шатлыгын уртаклашып:

– Бөтен коллектив белән эшебезнең нәтиҗәсен күргәннәренә шатландык. Безгә бүләккә бирелгән 500 мең акчаны төркемнәрне җиһазландырырга, костюмнар алырга, татар телен һәм туган телне өйрәтү өчен кирәкле кулланмаларга тотачакбыз, — диде.

Эльмира Абдуллина, 272 бакча тәрбиячесе


Фикер өстәү