Ял көннәрендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Ял көннәрендә республикада һава торышының начарлануы көтелә, бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

11-13 июнь көннәрендә Татарстанда  кыска вакытлы яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге яңгыр вакытында секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 10-17, көндез  21-27 градуска кадәр җылы булачак.

Киләсе атнаның дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә төнлә  13-18, көндез — 24-29 градуска кадәр җылыбулуы көтелә.


Фикер өстәү