Владимир Путин Татарстан Президентын Россия көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, әлеге бәйрәм какшамас патриотизм, азатлык һәм гаделлек тирәсендә күп буыннарны берләштерә.

«Без барыбыз да илебез үсешенә үз өлешебезне кертергә тырышабыз, яраткан Ватаныбыз көчле, ә халыкның тормышы — тыныч, имин булу — барыбызның да уртак максаты. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телим», — диелә котлау телеграммасында.

 


Фикер өстәү