Шоколадлы-бөтнекле туңдырма РЕЦЕПТЫ

Кирәк: 250 мл сөт, 150 г шикәр комы, бер уч бөтнек, 5 йомырка сарысы, 500 г каймак, 100 г шоколад.

Әзерләү: Кәстрүлгә сөт, 75 г шикәр, бөтнек яфракларын салабыз. Сөтне кайнатырга кирәкми, бары тик сүрән утта җылытабыз гына. Уттан алгач, бер сәгатькә калдырып торабыз. Аннан соң сөтне сөзеп, яңадан җылытабыз.

Ул арада аерым савытта йомырка сарысын калган шикәр комы белән кушып туглыйбыз. Шуңа җылытылган сөтне салабыз. Аннан соң шушы массаны сүрән утка куябыз, куерганчы болгатабыз. Шушы кәстрүлне бозлы суга урнаштырып болгатабыз. Каймак кушабыз һәм миксер белән туглыйбыз. Масса крем рәвешенә керергә тиеш. Шуннан соң, туңдырмаларны формаларга бушатып, 4–5 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Табынга биргәндә кырылган шоколад белән өстен бизибез.


Фикер өстәү