Сабантуй бетте, Питрауга көтәләр

Быел Мамадыш сабантуен сагынып көтүчеләр күп. Былтыргы пандемия аркасында,халык бәйрәмгә сусаган. Уеннарда катнашыр өчен берәү дә ялындырып тормый. Ирләр көянтә белән су ташый, хатыннар капчык киеп йөгерә. Колгага менүчеләр дә чиратка баскан.

Әмма халык күңеленә аркага он салып йөгереп, аны алып кайтып китү ошады. Нәсимә исемле ханымның беренче капчык оны гына түгел икән. Бер авылда катнашып онлы булган. Инде менә районда да иң беренче. Парлылар бер-берләрен «тачка»га утыртып йөгереп сөенде.

«Татар кызы» гүзәлен дә ачыкладылар. 10 авылдан катнашкан кызлар арасында Урта Кирмән авылы кызы Таңсылу Мөхлисова җиңү яулады. Барлык катнашучы кызлар 5 әр мең акчага лаек булды. Җиңү кызга күчмә таҗ һәм 30 мең сум акча бирелде.

Иң кызган мәйдан көрәшнеке иде. Егетләр бик кызу көрәште. Бик озак бил алышканнан соң район батыры булып Максим Степанов калды.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү