Республикада һава торышы бозылуы көтелә

Бүген, 13 июньдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы (төнлә — урыны белән) яңгырлар фаразлана, кайбер районнарда (Казанда — көндез) яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин. Кайбер урыннарда төнлә томан төшер дип көтелә.

Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектәге җил исә. Төнлә яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18, көндез 17-22 метрга кадәр җитә, диде синоптиклар.

Төнлә 12-17, көндез 22-27 градус җылы көтелә.


Фикер өстәү