Донор көне хөрмәтенә Казан телеманарасы ал төскә буялачак

Бүген, 14 июнь көнне, Казанда, Бөтендөнья кан доноры көне уңаеннан, телеманара алсу төскә керәчәк. Бу хакта Радиотелевизион матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ал яктыртуны Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы «кан донорлыгына теләктәшлек һәм ярдәм итү йөзеннән» кертәчәк. Аны шәһәр халкы һәм кунаклары кич, 20 дән 22 сәгатькә кадәр күрә алачак.

Бөтендөнья кан доноры көне Австрия табибы һәм иммунологы Карл Ландштейнерның (1868-1943) туган көненә багышланган. 1930 елда ул кешедә кан төркемнәрен ачкан өчен физиология һәм медицина буенча Нобель премиясенә лаек була. Истәлекле дата 2005 елдан билгеләнә.


Фикер өстәү