Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыккан

Кичә, 14 июньдә, Казан вакыты белән 16 сәгаттә Татарстан байрагы астында йөзгән «Милонга» җилкәнле көймәсе Төркиянең Мармарис портына кайтып җитте. Шулай итеп, Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыкты.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүнечә, июль аенда Казаннан юлга чыккан көймәчеләренең Җир тирәли сәяхәте узган елның 15 сентябрендә Төркиядә башланып, бик күп диңгез-океаннар аша 45 мең километрга сузылды.

Бу экипажга 71 яшьлек Алмаз Алиев, тәҗрибәле спортчылар Илфат Миңнебаев, Вил Сәгыйтов һәм сәфәрнең соңгы өлешендә Вилне алыштырган Иван Поликасов керә. Хәзергә ул Мармарис портындагы көймәдә кала, ә Алмаз Алиев һәм Илфат Миңнебаев Казанга юл тотучы очкыч табылу белән туган якка кайтып җитәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы порталы.


Фикер өстәү