Айрат Фәррахов: «Табиб һәм сәясәтче буларак, вакцинация күрсәткечләренең түбән булуы мине борчый»

Россиядә яшәүчеләрнең күбесенең коронавирустан вакцинага мөнәсәбәте җитди түгел һәм бу ковидтан вакцинация күрсәткечләрендә дә күренә. Бу хакта «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйткән.

«Табиб һәм сәясәтче буларак бу мине борчый. Безгә гражданнарны борчый торган сорауларга дәүләт югарылыгында җавап бирергә кирәк», — дигән ул.

Вакцинациягә кагылышлы мәгълүматның үтемле булуына игътибар итәргә кирәклегенә басым ясый ул. Алдынгы илләр белән чагыштырганда, Россиядә коронавируска бәйле чикләүләрнең шактые күптән бетерелде.
Мәсәлән, кайбер илләрдә җәмәгать туклануы оешмалары әле күптән түгел генә ачыла башлады.

«Кешеләрне вакцина ясатырга күндерү һәм моның бердәндер чыгу юлы икәнен аңлату өчен зур көч куярга кирәк булачак», — диде депутат.

Вакцина ясатканнан соң Россиядә үлем очраклары теркәлмәве, ә прививка ясатмаган кешеләрнең коронавирус йоктыру аркасында куркыныч янавы барлыгын искәрткән Айрат Фәррахов.


Фикер өстәү