Коронавирус белән авыручылар саны кайчан кимиячәген фаразладылар

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арткан. Вирусолог Александр Чепурнов аның кайчан кимиячәген фаразлады.

Фундаменталь һәм трансляцион медицина федераль тикшеренү үзәгенең куркыныч инфекцияләр лабораториясе җитәкчесе, узган елгы тәҗрибәгә таянып, быел авыруның яңа дулкыны яздан июнь башына күчүе хакында әйткән. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итте.

«Авырулар апрель башында арта башлар дип көтелгән иде. Ә бу бездә язгы күтәрелеш җәй көне булды. Өстәвенә, бу күчеш нәкъ менә безнең илдә килеп чыкты, чөнки чит илләрдә язгы дулкын узды һәм хәзер, җәйгә әзме-күпме җайга салынды», — дигән вирусологЧепурнов.

Инфекция йоктыручылар июньдә кимергә мөмкин, чөнки вирус җылыда начаррак тарала, дип белдергән ул.


Фикер өстәү