Казандагы юл һәлакәтендә 2 бала зыян күргән

Казанның Астрономия һәм Профсоюз урамнары чатында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән. 

Шаһитлар сүзләренчә, исерек йөртүче Mercedes микроавтобусында Профсоюз урамы буйлап Кремль ягына таба хәрәкәт иткән. Ул бер юнәлештә хәрәкәт итүче автомобильгә бәрелеп киткән һәм тизлеген арттырып парковкадан чыгып килгән Peugeot автомобиленә бәрелгән.   «Mercedes йөртүчесе медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Peugeot автомобилендәге өч кеше – бер өлкән һәм ике бала имгәнгән», — дип хәбәр итә  Татар-информ.


Фикер өстәү