Татарстанда иң матур сыерны сайлаячаклар

Татарстнада сыерлар арасында матурлык бәйгесе уздырыла. Алар арасыннан тән төзелеше, җилем һәм йөрешләре буенча иң «чибәрен» сайлаячаклар.

Татарстанда 1-3 июльләрдә «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе үткәрелә. Әлеге күргәзмә кысаларында голштин токымлы иң матур сыерны да сайлыйлар. Бу хакта Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенгә 40 хуҗалыктан 93 дүрт аяклы «чибәркәй» бәйгегә катнашуы турында гариза кабул ителгән. Бәйгедә бердәнбер сыерны гына сайлап калмыйлар, ә берничә номинациядә һәм категориядә берничә сыер җиңүче булачак.


Фикер өстәү