Казанда улын суга сикерергә өйрәткән вакытта бер ир умырткасын сындырган

Казанда яшәүче ир Боровое Матюшинода суднолар өчен ясалган корылмадан Идел елгасына сикергән. Ул умыртка баганасын сындырган һәм аны  аңсыз хәлдә Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

14 июньдә Казанда яшәүче 36 яшьлек ир гаиләсе белән Идел елгасы буенда  ял итә. Ир улын суга өстән сикереп баш белән чумарга өйрәтмәкче була.

Ул пирстан башы белән суга сикерә һәм елга төбенә бәрелә. Аяклары хәрәкәтләнми башлаган ирне судан шунда ял итүчеләр һәм хатыны алып чыга.

Аңын җуйган ирне тиз арада хастаханәгә озаталар. Аның умырткасының муен өлешенә операция ясыйлар.


Фикер өстәү