Рөстәм Миңнеханов Ташкент «TEXNOPARK»ында булды

 Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында «TEXNOPARK»   белән танышты. Дәрәҗәле кунакка җитештерү проценссларрын күрсәттеләр һәм технопаркны үстерү планнары турында сөйләделәр.

«TEXNOPARK» ҖЧҖ югары технологияле, экспортка юнәлтелгән һәм импортны алыштыручы производстволар булдыру буенча бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән сәнәгать предприятиеләре төркемен үз эченә ала. Хәзер биредә 5 меңнән артык хезмәткәр эшли.

«Быел ачылачак яңа производстволарны, шулай ук логистик үзәкне исәпкә алып, „TEXNOPARK“ ҖЧҖ Үзәк Азиядә сәнәгать, техник, электрон, төзелеш һәм көнкүреш продукциясен чыгару буенча иң алдынгы һәм перспективалы комплекс булачак», — ди Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Фикер өстәү