“Әстерхан чикләве зурлыгында боз яуды, бакчадагы яшелчәләр агып китте”

Кама Тамагының Келәнче авылында берничә сәгать элек гарасат булган. Кап-кара болыт килеп чыгып, бар дөньяны каплап ала, боз ява башлый.

– Казаннан авылга кайтып барышым иде. Берзаман әстерхан чикләве зурлыгында боз ява башлады. Тизрәк машинаны каплап куйдым. Бакчадагы яшелчәләрне саклап булмады. Әнинең бөтен утыркан кыяр-помидорлары, түтәлләре акты. Хәтта чәчәкләргә кадәр суда йөзеп йөри иде. Әле ярый парнигыбыз нык. Җил аны аудара алмады. Бәрәңгеләр сынып бетте, – ди Әнвәр Мөхәммәтҗанов. – Авылны тагын кара болыт каплап алды. Кешеләрнең бакчаларына, йортларына зур зыян килде инде. Башка мондый күңелсезлекләр булмасын иде инде.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Гульшат Мухамедшина (@gulshatmuhamed)

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү