Мамадышта коточкыч гарасат булган: “Укымаган дога калмады”

Мамадышта булган давылны күргәч, халык коронавирус турында бөтенләй оныткан. Көчле җил чыгып, яшен яшьнәп яуган яңгыр артыннан давыл күтәрелеп күп кенә йорт түбәләрен алып ташлый, машиналарга зыян килә, Совет урамында үсеп утыручы чыршыны төбе-тамыры белән йолкып ата. Шунысы сөендерә – гарасатта зыян күргән кеше юк.

– Давыл Түбән Яке ягыннан килеп чыкты. Берничә йорт түбәсен кубарып ташлаган. Башка авылларга кермәгән. Уразбахтыга да, безгә дә килмәде, – ди Түбән Сөн авылы җирлеге башлыгы Равил Гатиятуллин.

Ә менә Урта Кирмәндә көчле яшен булган. “Куркып калдык. Яңгыры да каты яуды. Җиле дә бар иде. Шөкер, зыян күрүчеләр юк”, – ди Лилия Гыймазова.

Түбән Якедә давыл ике йорт, бер сарай түбәсен алып ташлаган.

– Мин ул чакта эш буенча бер авылдашларымда идем. Әллә кайдан кара болыт килеп чыкты. Бик курыктык. Укымаган дога калмады. Күк йөзе караңгыланып торды. Ул давыл полосалап килде. Коронавирусны да оныттырды. Дөнья бетәме дип торабыз, – ди Түбән Яке авылында яшәүче Лилия Корбангалиева.

 

Биредә котырып алгач, давыл Мамадышка китә. Иң зур зыян Совет урамына килә. Әлеге урам Мамадышның үз “Бауманы” ул.

– Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтү җибәргән иде бит. Алар җилнең секундына 27 метр буласын искәртте, – ди Мамадыш районы хакимиятенең матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова. – Элеккеге янгын сүндерү станциясе булган бина хәзер шәхси кулларда иде. Анда төрле сәүдә үзәкләре эшләп торды. Җил шул бинаның түбәсен алып ташлап, янәшәдәге сигез машинага зыян килгән. Бу хәлләр кичке дүрт тула ун минутта башланды. Мин тәрәзәдән карап тора идем. Ниндидер көчле тавыш ишетелде. Әйтерсең, урамда техника белән нидер эшлиләр. Күтәрелеп карасам, инде җил дулый иде.

Зыян күргән бина 1786 елгы икән. Әмма шуңа да карамастан ул әле кешегә хезмәт күрсәтүен дәвам иткән. Тик табигать гарасатларына каршы тора алмаган.

– Әлеге бинада эшләүче шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкбез. Аларның болай да авыр вакыты. Инде бүгеннән ул урыннар җыештырыла башлады. Түбәсен дә эшләтеп куячакбыз, – ди Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов.

Мамадышта күпфатирлы йортка да зыян килгән. Район башлыгы анда яшәүчеләргә бүген үк ярдәм күрсәткән. Ә менә шәхси йортта яшәүчеләр үзләренә килгән зыянны бер көндә генә эшләп бетерә алмас.

– Безнең урамда күп кенә кешеләрнең түбәләре очты. Давыл беребезне дә аралап узмады. Безгә дә әзрәк зыян килде. Мин борчылмадым, шөкер генә иттем. Моның кадерле генә зыян чүп ул, башларыбыз исән булсын дип теләдем. Бакчадагы ике теплицаның ян-якларын алып ташлаган. Ирем кичкә кадәр шуны рәтләп йөрде, – ди “Мамадыш” совхозында яшәүче Фәйрүзә Насыйбуллина.

Равил Галиевларның да түбәләренә зыян килгән. “Күршеләрнең калайлары очып китеп, безнекенә кереп, тишкәләгән. Иртәгә эшкә тотынырбыз дип торабыз”, – ди ул.
Күп кенә аралашкан кешеләрем, бу зыянны артык зурга санамый.

– Болай да авыр чак. Бу вирус килеп чыккач, тормышка караш үзгәрде. Элек булса, түбә калаеның каерылганын фотоларга төшереп, иминият акчалары сорап йөрер идем. Ә хәзер исән-сау икәнебезгә сөенеп, җитешсезлекләрне ирем белән улым үзләре генә рәтләп куяр дип торам. Иң мөһиме – бала -чага урамда булмаган, олы кешеләргә зыян юк. Менә бит үзизоляциянең дә файдасы булды,– ди Мамадышта яшәүче Гөлфия Сабирова.

Элек авыл кешесе йорт-җирен иминиятләштерергә атлыгып тормый иде. Янгыннан курыксалар да, табигать бәла-казалары артык куркытмады. Соңгы өч-дүрт елда кеше йортын гарасатлардан да иминиятләштерә икән.

Мамадыш шәһәрендә эшләүче “Росгоссстрах” иминият оешмасы агенты Лилия Мусина әнә шулай, ди.

– Әлеге иминләштерү мәҗбүри түгел. Ул кешенең үз ихтыярында. Теләсә иминияләштерә, теләмәсә юк. Әйтик, мин хезмәт күрсәтүче 50 кешенең 2 се генә иминиятләштерми кала. Әгәр зыян килә икән, аның күләмен исәпләп чыгарып, тиешле сумма билгеләнә. Акчасын алмый калган кеше юк әле.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү