Россиядә вакцинация ясау өчен барлык шартлар да тудырылган, әмма әлегә процесс начар бара, дигән Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
— Бездә вакциналар бик яхшы, киң географияне исәпкә алып вакцина ясату инфраструктурасы җайланган, әмма без моны кирәкле дәрәҗәдә эшләмибез», — дигән Песков «Эхо Москвы» радиостанциясе эфирында.
Коронавируска каршы вакцинаны Россиянең барлык төбәкләрендә дә ясатырга мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү үзәгендә эшләнгән коронавирустан дөньяда беренче «Спутник V» вакцинасын теркәде.
Соңрак Россиядә коронавирустан «Эпиваккорона» һәм «КовиВак» вакциналары да эшләнде. Май башында дүртенче «Спутник Лайт» вакцинасын теркәлде.