Баулы районында яшәүче әбигә 103 яшь тулган

Баулының Хәнсөяр авылында гомер итүче Галимә Кадыйровага  15 июньдә  103 яшь тулды.

Галимә әби Яңа Шалты авылында туып-үскән, Хансөяр авылына килен булып төшкән. Аны 1939нчы елда сыер саварга барган җиреннән урлап алып кайтканнар. Тормыш иптәше фин сугышын да, Бөек Ватан сугышын да күрә, кызганыч, яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Галимә кызы Рәшидә бер яшьлек бала чакта ялгыз кала, әмма гомере буен ирен көтеп яши. Бүген йөзьяшәр әбигә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәүче балаларына авыл җирлеге башлыгы да рәхмәт җиткерде.


Фикер өстәү