Газинур Гафиятуллинның хатыны Гыйльмурый әбигә 103 яшь тулган

Бүген Гыйльмурый әби Гафиятуллина үзенең олуг бәйрәмен — 103 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан юбилярны туганнары, танышлары котлаган. Бөгелмә шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова тәбрик иткән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Гыйльмурый әби тумышы белән Шөгер (хәзерге Лениногорск) якларыннан. Бөгелмә районының Сугышлы авылына күченеп килгәч, язмыш аны булачак тормыш иптәше Газинур белән очраштырган.

Яшь пар 1934 елда өйләнешкән. Бу вакытта Гыйльмурый әбигә 16 яшь тә тулмаган була. Гыйльмурый белән Газинур Гафиятуллиннарның өч баласы туа: олы кызлары Сәмига, уллары Мөдәррис һәм төпчекләре — Әнвәр абый. Ул әтисен бер тапкыр да күрмәгән: Газинур фронтка китеп, ун көн үткәч дөньяга килә. Алай гына да түгел, әле үзе дә яп-яшь кыз булган Гыйльмурый сугыш чорында үзенең 3 баласыннан кала, апасының ятим калган ике баласын һәм эвакуацияләнгән 2 баланы тәрбиягә ала.

«Газинурның колхозда яраткан кара айгыры бар иде. Сугышка китәсе көнне аның белән хушлашырга барды. Айгырны кочып елады, аерылышу мизгелен тоепмы, атның да күзләреннән яшьләр тамды», — дип сөйли Гыйльмурый әби узганнарны искә төшереп.

Җор телле, ачык акыллы әбиенең бүгенге көндә дә хәтере, зиһене бик яхшы. 103 яшен тутыруына да карамастан, әлеге хатирәләре, онытылмаслык мизгелләре, беренче мәхәббәте хәтереннән җуелмаган. Аны котлап, Бөгелмә җырчысы Эдуард Гафиятуллин «Җидегән чишмә», «Рамай», «Рамбар юллары» җырларын башкарган. Гыйльмурый әби аңарга кушылып үзе дә җырлап күңел ачып, җырчыны кабат-кабат җырлаткан.

 


Фикер өстәү