Россиядә кинотеатрлар эшенә бәйле яңа кагыйдәләр гамәлгә керде

1 гыйнвардан Россия территориясендә кинотеатрларга килүчеләр сеанс башланыр алдыннан янгын чыккан очракта куркынычсызлык чаралары турында хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Оешма җитәкчесе тамашачыларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат бирүне тәэмин итә. Бу телдән яки тамашачыларның янгын чыккан очракта (хәбәр җиткерү системасының «телгә килүе» һәм янгын вакытында кешеләр, персонал командасын эвакуацияләү белән идарә итү) эш итү тәртибе, эвакуация һәм чыгу юлларының юнәлешләре турында кино залларында сеанслар башланыр алдыннан видеосюжетлар күрсәтү юлы белән башкарыла», — диелә Хөкүмәт карары белән расланган Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрендә.

Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Карар 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

 


Фикер өстәү