Салават Хәбибуллин: «Безне яңадан гаиләле итәргә иде…»

Тракторчыдан актерга… ничә адым? Бу сорауга җавапны Кәрим Тинчурин театры артисты Салават Хәбибуллин белә икән. Мөмкинлекләре чикле балаларга театр сәнгатен өйрәтүче артистның тормышында нинди яңалыклар бар соң? 

Блиц-сораштыру:

Яраткан актерыгыз?

– Алар күп, әмма иң яратканы – Равил Шәрәфиев.

– Кешеләрдә хөрмәт итә торган биш сыйфат?

– Хөрмәт, ярдәмчеллек, гадилек, фикерли белү, дөньяга үз карашы булу.

– Үзегездәге иң яхшы сыйфат?

–Кешенең кәефен күтәрә белү.

– Актер булмасам…

– …тракторчы. Чөнки әни тракторчы булуымны теләгән иде.

– Беренчедән, ни өчен актер һөнәрен сайладыгыз? Тинчурин театрында олпат артистлар белән эшли башлау авыр булмадымы?

– Дөресен генә әйткәндә, мин хоккейчы булу турында хыяллана идем. Әмма сәламәтлегемә зыян килү сәбәпле, бу хыялны калдырып торырга туры килде. Спорт белән шөгыльләнергә язмаган, дигән нәтиҗәгә килдем ул чакта. Мәктәпне тәмамлагач, Актанышта тракторчы һөнәрен үзләштерә башладым. Мин белем алган уку йортында студентларның бию ансамбле бар иде, шунда йөрдем. Берзаман Актанышның «Агыйдел» ансамбленә чакырдылар – каршы килмәдем. Бу ансамбльдә ике ел эшләгәннән соң, без райондагы халык театры куйган спектакльдә катнаштык. Аны ул чактагы булачак укытучым Илдар Хәйруллин куйды. Театрлы тормышымның башлануына нәкъ менә ул сәбәпче булды. Илдар абый спектакльдән соң укырга чакырды. Бер ел узгач, аның тәкъдимен кабул итеп, актерлык серләренә төшенә башладым.

Ә олпатларыбызга килгәндә, бер дә андый авырлык тоймадым, үз балалары кебек каршы алдылар, әле дә бик җылы мөнәсәбәттә без. Ул чактагы баш режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин да ачык йөз күрсәтте, аңа рәхмәтем зур.

– Тинчурин театры тирәсендә төрле сүзләр йөри…

– Бу турыда сөйләшү ялыктыра башлады инде, дөрестән дә, проблемаларыбыз юк түгел. Бүген без төрле режиссерлар белән эшлибез. Берсе китә, икенчесе килә. Мондый тәҗрибә һәр актер өчен файдалы, әлбәттә. Әмма мин барыбер театрда баш режиссер булырга тиеш дип уйлыйм. Эшләвен, Аллага шөкер, хәзер дә эшлибез, әмма театр, труппаның эчке тормышы үзгәрде, элеккеге бердәмлек югалды. Бездән яңадан гаилә ясарлык бер кеше кирәк.

– Сезнең театр мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүчеләр арасында бердәнбер. Бу эштә сезнең өлеш зур. Бик кыен түгелме?

– Әйе, инде менә өч ел театрыбызда «Могҗиза» студиясе эшләп килә. Зөфәр абый Харисов, Гөлназ Нәүмәтова белән берлектә үзенчәлекле актерларыбыз белән спектакльләр куябыз. Яшермим, алар белән эшли башлаганда авыр иде, кызгану хисе дә кыенлыклар тудырды. Аннан без – аларга, алар безгә күнегеп бетте. Әлеге балалар гади актерлар булмаса да, без аларны башкалардан аермаска тырышабыз, вакытында мактап һәм тәнкыйтьләп тә алабыз. Әти-әниләре дә шулай куша. Үзләре күзгә генә карап тора, безне хөрмәт итүләрен, яратуларын күреп сөенәбез. Аннан соң, татар телен белмәүчеләренең ничек тә өйрәнергә, сөйләшергә тырышулары сокландыра. Аларда яхшыга омтылыш көчле. Миңа калса, безнең театрда шөгыльләнүче балалар – башкаларга да яхшы үрнәк. Аларны сәхнәдә күргән һәркем үзенә нәтиҗә ясамый калмас.

– Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Актерлыктан тыш, ниләр белән шөгыльләнәсез?

– Иң беренче чиратта, спорт белән бик дус мин. Даими рәвештә шөгыльләнергә, режим сакларга тырышам. Аш-су өлкәсе дә минем өчен кызыклы, пешерергә яратам. Китаплар укыйм. Буш вакытларда күбесенчә актив ялга өстенлек бирәм.

– Гаилә хәлегезне үзгәртергә җыенмыйсызмы әле?   

– Теләгем бар, әмма аның кайчан булуын әйтми торам. Үзгәрешләремне яшерергә җыенмыйм, вакыты җиткәч, гаиләмне дә күрерсез. Хәзер аның заманы шундый – сер саклап булмый. Хәер, мин моңа каршы да түгел.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү