Тукай районында 15 яшьлек үсмер мәетен тапканнар

Кичә көндез Тукай районының Борды авылында 15 яшьлек үсмер югалган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Соңрак үсмернең батып үлүе ачыклана, аның мәетен алтынчы зона-коткару отряды водолазлары табып ала. Яр буенда аның кием-салымын һәм телефонын, шулай ук элек танышларыннан сорап торган велосипедын тапканнар.

Шаһитлар сүзләренә караганда, яшүсмер йөзә белмәгән. Баланың әтисе улы бик тыңлаучан булганлыгын, беркайчан да соң кайтмаганлыгын сөйләгән.

Елга ярыннан бер метрдан соң шунда ук кискен текә яр башлана. Бу хәл фаҗига килеп чыгу сәбәпләренең берсе булырга мөмкин дигән фараз бар.


Фикер өстәү