Түбән Карамалы юлында әби белән оныгын машина бәрдергән

Кичә кич Түбән Карамалы – Албаба станциясе трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария мизгеле узып баручы шофер видеорегистраторына эләккән. Роликта автомобильнең каршы як юлга чыгуы һәм 65 яшьлек хатын-кыз һәм 12 яшьлек бала алдында туктарга өлгермәве күренә. Нәтиҗәдә, автомобиль зур тизлек белән аларның икесен дә бәрдерә.

Алынган җәрәхәтләрдән әби шунда ук үлә, кызны хастаханәгә илтәләр һәм аңа медицина ярдәме күрсәтәләр.


Фикер өстәү