Фатирында чыккан янгынны үзе сүндерергә тырышкан ир үлгән

Янгын турындагы хәбәр 112 хезмәтенә кичә кичке алтылар тирәсендә килеп ирешә.

Ут Чаллының 20/02 торак йортындагы фатирларның берсендә килеп чыккан.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада әлеге йортта яшәүчеләрне чыгарып, янгынны сүндерәләр. Янган фатирдан фатир хуҗасының мәетен алып чыгалар.

Ут сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан дип фаразлана. Ир янгынны башта үзе сүндерергә тырышып караган һәм төтендә агуланып үлгән.


Фикер өстәү